Татарстан халкы 2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлый
Казанда 2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлау өчен онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Татарстан башкаласындагы 32 парк һәм скверның берсе өчен тавышларны 12 июнгә кадәр бирергә мөмкин.
Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык Татарстан халкы катнаша ала. Иҗтимагый киңлекләрне сайлау өчен «Татарстан Дәүләт хезмәтләре» порталында яки «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша тавыш бирергә була.
Тавыш бирүдә төрле форматагы һәм функцияле иҗтимагый киңлекләр тәкъдим ителгән. Алар арасында:
- Дәрвишләр бистәсендәге скейт-парк,
- Тебриз скверы,
- Яңа Савин районында Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүчеләргә багышланган сквер,
- «Молодёжный» скверы (монда соңгы көннәрдә татар шагыйре, фронтовик Фатих Кәримгә һәйкәл ачылган),
- Совет районындагы Нокса урманы,
- Вахитов районындагы Түбән Кабан күле яр буеның өченче чираты.
Шулай ук, казанлылар бу тавыш бирүдә киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына кертеләчәк ишегалларны сайлый ала, шәһәр киңлекләрен үзгәртү турында фикерләрен әйтә һәм сорауларга җавап бирә ала.
2026 елда Казанда нинди проектлар тормышка ашырылачак?
Быел Казан территориясендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча 7 проект эшләнә, шул исәптән:
- Камал театры янындагы территорияләр,
- Казансу елгасында Һәлак булган сугышчыларга куелган чиркәү-һәйкәл янындагы яр буе,
- «Молодёжный» скверында Фатих Кәримгә һәйкәл,
- Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга вакытлы мемориал,
- Серов урамындагы бульварның өченче чираты,
- Зур һәм Кече Акчарлак күлләре,
- Миславский урамындагы сквер.
2025 елдагы төзекләндерү эшләре
2025 елда 464 ишегалды территориясе төзәтеләчәк, асфальт-бетон өслекләренең 590 мең квадрат метрлык өлеше ремонтланачак. Алты ел эчендә (хәзерге елны да кертеп) «Безнең ишегалды» программасы буенча 2742 йорт яны территориясе тәртипкә китереләчәк.
Илкүләм проектлар Татарстанда
Россия буенча яңа илкүләм проектлар башланды, Татарстанда аларның 12се тормышка ашырыла. Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев