Кулланучылар өчен консультация
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалы 2026 елның 13 августында сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр Беренче Май урамының 14нче йортында урнашкан «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәге»нең Яшел Үзән филиалында гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, шул исәптән бу хокукларны яклау өчен кирәкле гамәлләр турында консультацияләр биреләчәк. Барлык теләүчеләр өчен кабул итү ирекле.
Нет комментариев