Татарстан мөфтие мөселман кешесенә гөнаһлары кичерелүгә ничек ирешергә мөмкинлеген аңлатты
Мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сөннәтен тотып яшәсә, Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә һәм гөнаһларның кичерелүенә ирешә ала. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
Мөфти искәрткәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ бөтен кешелек өчен рәхмәт итеп җибәрелгән һәм ул кешеләр өчен иң күркәм үрнәк булган. Ул Коръәннең «Әнфәл» («Трофейлар») сүрәсендәге аятьне дә китерде: «Син алар арасында булганда, Аллаһ аларны җәзаламас».
«Бу аятьтән хәзерге мөселманнар өчен табигый сорау туа: бүген арабызда Аллаһының Илчесе юк икән, ничек итеп Аның кичерүенә ирешергә мөмкин? Җавап гади: аның сөннәте яшәгәндә, кардәшләребез “әһле сөннәт” юлын, аның дин тәгълиматын һәм яшәү рәвешен тотканда, бу Пәйгамбәребезнең безнең арада булуын аңлата», – дип билгеләп үтте Камил Сәмигуллин Мәүлит ае башлану уңаеннан ясаган мөрәҗәгатендә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев