Татарстан кунакханәләрен «Макс» платформасына тоташтыруны дәвам итә
Татарстанда кунакханәләрне «Макс» платформасына тоташтыру дәвам итә. Яңа цифрлы хезмәтләрне кертүгә «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Макс» платформасы ярдәмендә кунакханәгә урнашу процедурасы гадиләшә. Хәзер туристларга теркәлү өстәлендә анкета тутырырга һәм паспорт күрсәтергә кирәкми. Моның өчен кушымтадагы «Цифровой ID» бүлеген ачып, кунакханә хезмәткәренә QR-кодны күрсәтү дә җитә. Кирәкле мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасыннан автомат рәвештә алына. Нәтиҗәдә, кунакларны теркәү тизрәк башкарыла, ә мәгълүматларны кулдан кертү барышында хаталар килеп чыкмый.
2026 елның 1 сентябреннән номерлар фонды 50дән артык номердан торган барлык кунакханәләрдә «Макс» аша кунакларны урнаштыру мәҗбүри булачак. Яңа тәртип нигезендә, кунаклар паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ күрсәтмәгән очракта да, алар турындагы мәгълүматны илкүләм мессенджер аша раслап теркәргә мөмкин булачак.
Отельерларга яңа стандартка күчү өчен методик һәм техник ярдәм күрсәтелә. Белгечләр кирәкле җиһазларны көйләргә, хезмәткәрләрне укытырга һәм системаны кунакханәнең броньлау һәм идарә итүнең эчке сервисларына интеграцияләргә булыша. Бу үзгәрешләрне өзеклекләрсез һәм артык чыгымнарсыз гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
Татарстанда «Макс» платформасына инде берничә кунакханә һәм туристлык объекты тоташкан. Алар арасында «Ривьера» кунакханәсе, «РЕЛИТА-Казан», «Millennium Panorama», «Шифалы су – Ижминводы» шифаханәсе, «Шишкинъ» ГРК, «Берсут» ял йорты, «Крокус-Отель» һәм башкалар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев