Татарстан Язучылар берлегеннән кайгылы хәбәр
***
Шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.
Роберт Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшли. Шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла иде. Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.
Чыганак/фото: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев