Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан бавыр циррозына каршы көрәш программасының пилот төбәге булды

Татарстан бавыр циррозы булган пациентларга ярдәмне камилләштерү буенча федераль программага керде.

Республикада бүгенге көндә бавырның хроник авырулары булган 29 меңнән артык кеше рәсми теркәлгән, аларның бер өлешендә инде цирроз үсеш алган. Пилот проектның төп бурычы – куркыныч факторларын иртә ачыклау һәм дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башлау.

Табиблар бавырның алкоголь һәм дөрес булмаган тукланудан гына зыян күрмәвен искә төшерде. Куркынычны БАДларны, үлән төнәтмәләрен, кайбер гөмбәләрне һәм хәтта парацетамол кебек гадәти даруларны контрольсез кабул итү дә тудырырга мөмкин.

Республикада трансплантация программасы актив үсә: 2018 елдан бирле бавыр күчереп утыртуның 350 операциясе ясалган, шуларның 41е – быел. Яңа технологияләрне, шул исәптән сплит-трансплантацияне кертү чиратны кыскартырга һәм күбрәк пациентка ярдәм итәргә мөмкинлек бирде. Параллель рәвештә табибларны бавыр проблемаларын вакытында күреп, үзгәрешләр кире кайтмаслык булганчы пациентларны дәвалауга юнәлтү өчен өйрәтәләр.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев