Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар профессорын белүчеләр юкмы?

Безнең редакциягә Яшел Үзәннән эзтабар-энтузиаст Рәхимулла Гарифуллин еш мөрәҗәгать итә.

Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан күренек­ле шәхесләрне өйрәнүен туктатмый.

 
Аның ярдәмендә без дә күп кенә якташларыбызның геройлыкларын, сугыштан соңгы зур эшчәнлекләрен беләбез. Бу юлы ул Кайбыч районының Олы Урсак (Большое Русаково) авылында туып-үсеп, Казан педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, Норлат урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән, профессор, тарихчы Мөхәммәт Булатов турында материал туплавын, норлатлылар арасында аны белүчеләр табылмасмы икән дип мөрәҗәгать итте.

 
Профессор Мөхәммәт Булатов СССРда милли мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән зат. Аның җитәкчелегендә тугыз кеше кандидатлык яклаган, үзе 80 фәнни эш язган, бик күп медаль һәм орденнар белән бүләкләнгән.

 
📌📌Әгәр дә бу шәхес, аның якыннары, гаиләсе турында белүчеләр булса, безнең газета редакциясе аша Рәхимулла Гарифуллинга мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев