Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар моңы ник яңгырамый

Татарча да яхшы бел, русча да...

Әйе, ике телне белү кирәк. Үзең белән иңгә-иң яшәгән халык­ларның телен, мәдәниятен хөрмәт итеп яшәү безнең канга кечкенәдән үк сеңгән.

Татарстаныбыз шушы традиция­ләрне саклау белән илебез алдында горурлана ала. 2023 ел респуб­ликабызда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителгәч, бик шатландык.

Рес­публикада, шәһәрдә үтә торган чаралар безне тагын да берләштерер, онытылып бара торган гореф-гадәтләребезне, күптеллелекне пропагандалауда зур эшләр башкарылыр дигән өметтә кабул иттек моны. Әмма... Инде елның икенче ае үтеп бара, ә шәһәрдә үткәрелгән чараларда гел рус теле генә өстенлек итә.


20 февральдә Горький исемендәге мәдәният сараенда «Кышкы эстрада» гала-концерты булды. Бөтендөнья телләр көне алдыннан үткән бу бәйрәмдә ник бер татар җыры яңгырасын!? Зал тулы балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре. Йөрәк әрнеп, сыкрап утыр­ды. Кая монда тәрбия, башка халыкларга хөрмәт? Залда тамашачының яртысыннан күбесе татарлар һәм башка милләт халык­лары. Ә 17 номерның барысы да рус телендә.

Кайда Рәисебез тарафыннан билгеләнгән ел исемен аклау? Яшел Үзән элек-электән рус төбәге булып санала (гәрчә 51% башка халык булса да), анда чаралар гел рус телендә бара. Ә бу ел кысаларында гына булса да 3-4 номер итеп татар җырын кертсәләр булмый идеме икәнни?

Ә 21 февральдә (Туган телләр көне!) музыкаль театрда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт булды. Анда да бер генә номер татар телендә иде! Горький мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Йолдызым» татар җыр ансабле «Әйләнеп кайтыгыз» җырын искиткеч башкарып, йөрәкләргә май якты.


Концертлар матур, зәвыклы үтте. Ә безнең татар кешеләре күңелендә әрнү, сагыш калды. Нигә татар моңы яңгырамый, әллә бездә татар телен бөтенләй юкка чыгару сәясәте барамы, хак­лык кайда?


Лилия Шәрәпова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев