Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татар атлары 200–250 мең сум торачак

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының урынбасары Гөлүс Баязитов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә татар атларының бәясе 200–250 мең сум тәшкил итәчәген, әмма аннан соң аларны асрау чыгымнарына әзер булырга кирәклеген әйтте.

Фото: Татар-информ

«Татар атларын тергезү өчен селекционерлар зур эш башкарды. Алар үзенчәлекле төс белән аерылып тора. Сары төсе аркасында, таң атканда алар алтын сыман ялтырый. Бер ат якынча 200–250 мең сум тора», – дип ассызыклады министр урынбасары.

2025 елда Татарстанда татар атлары саны 200 башка артып, 1,2 мең баштан узган. Барлыгы республикада 30 меңнән артык ат исәпләнә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев