Танылган алып баручы хастаханәгә эләккән
***
Мәскәүдә танылган телевидение алып баручысы Юрий Николаевны хастаханәгә озатканнар. Аның кисәк кенә температурасы күтәрелгән, хушы киткән.
Илнең кайбер матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Россиянең халык артистын Мәскәү хастаханәләренең берсендә реанимациягә салганнар.
Аның хуштан язу сәбәбен ачыкларга тырышалар. Юрий Николаев «Утренняя почта», «Утренняя звезда», «Достояние республики», «Честное слово» кебек телетапшырулар аша билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев