Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәмәке төпчегеме, явыз шаярумы

Яз – бөре чуклары һәм сыерчыклары белән матур гына түгел, кипкән үләннәре һәм янгыннары белән куркыныч та әле.

Кояшлы, күңелле ел фасылын һәммәбез зарыгып көтеп ала һәм тирә-юнебез кардан арчылып, җир өсте бераз кипшенү белән, җиң сызганып җыештыру, тәртипкә китерү эшенә керешә. Тырмалый, ташый, түгә һәм... яндыра. Менә соңгы гамәлебез уйламаган-көтмәгәндә аяныч хәлләргә китерергә мөмкин дә инде. Коры чирәм бер яна башласа, җәелгәннән-җәелә һәм аны туктатуы бер кеше өчен мөмкин дә түгел. Кипкән үләнне, чатыр-чотырны, чыбыкларны бер күчкә өеп яндыру да начар идея. Җил чыгып, шуннан бер очкынны гына алып китү дә зур фаҗига чыгаруга сәбәп була ала, Аллаһ сакласын!


Әле шушы атна башында гына Актаныш районы Ямалы авылында шул рәвешле биш йорт янды, бу хәбәр, башкаларга гыйбрәт булсын өчен социаль челтәрләрдә урнаштырылды. Әлеге хәл бездән еракта булса, үзебезнең районда да – Салатчы авылында үләннән ут кабып, йорт һәм хуҗалык корылмалары тулысынча янып бетте.


Янгын көндез булган. Йорт хуҗасы үз участогы артындагы кырда узган елгы коры үләннең януын күреп ала һәм башта утны үз көче белән җиңәргә тырыша. Әмма җил аркасында ялкын коры үсемлекләр буйлап тиз тарала һәм агач корылмаларга күчә.
Янгын сүндерү подразделениеләре килгәнче, ут сарайны, абзар, мунча һәм бүрәнә торак йортны ялмап алган була. Коры һава торышы, көчле җил үз эшен башкара. Барлык корылмалар тулысынча янып бетә. Янгынның гомуми мәйданы 141 кв.метр тәшкил итә. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр, шөкер, юк.

Үләннең яну сәбәбе сүнмәгән тәмәке төпчегеме яки кемнеңдер явыз шаяртуымы –моны тикшерү органнары билгеләячәк.


Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре коры эссе һава шартларында үлән һәм чүп-чар яндыру куркынычы турында кисәтә. Уяу һәм сак булыгыз! Якыннарыгызның һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын куркыныч астына куймагыз!
Янгын чыгуга катнашы булганнарга җаваплылык та каралганын истән чыгармагыз. Штраф физик затларга 10 000 – 20 000 сумга, вазифаи затларга – 60 000 сумга, юридик затларга 800 000 сумга кадәр каралган. Болары акча белән исәп­ләгәндә. Ә кеше гомерен бернинди штрафлар, миллионнар белән дә билгеләү мөмкин түгел.


Хөрмәтле райондашлар, күңелсез хәбәрләр белән ямьле язларның иләмен җуймыйк, ут-күз белән бик тә сак булыйк. Барысы да үзебезнең кулларда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев