Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Табиблар еламыйча карый алмый». Анасы качкач, ун айлык кызны атасы имгәтеп бетергән

Имгәнгән кыз – гаиләдә өченче бала.

Байкал аръягында 10 айлык кызны атасы вәхшиләрчә кыйнаган.

Табиблар 10 айлык кызның халәтенә еламыйча карый алмаган. Сабыйны 12 декабрьгә каршы төндә китергәннәр. Аның гәүдәсе күгәргән урыннар, гематомалар, пешкән урыннар белән капланган. Табиблар башта бала белән ни булганын аңламый. Аннары аңа үз атасы һөҗүм итүе билгеле була. Хатыны өйдә булмаганда, әти кеше сабыйны кыйный. Хәзер ир-ат СИЗОда, ә баланы хастаханәдән чыгарырга әзерлиләр.

Аның 29 яшьлек атасы һәм 22 яшьлек әнисе тагын 4 яшьлек улын һәм 2 яшьлек кызын үстерә.

«Балаларда күгәргән урыннар да, кыйналган урыннар да күргәнем юк. Ләкин ата-ана сабыйларга дорфа сүзләр белән эндәшә», – ди гаилә танышлары.

Ул олырак ике баланың урамда ярымшәрә, пычрак килеш йөрүен күргәнен дә әйтә. «4 яшьлек малай сөйләшми дә. Аның белән гел әнисе ягыннан бабасы йөри. Ир белән хатын беркайда да эшләми дип беләм», – ди бу хатын.

11 декабрьдә ир белән хатын талаша. Исерек әти кеше кычкыра башлый. Әниләре иреннән куркып, өйдән чыгып китә. Әти кеше ачуын кече кызыннан ала. Вәхши атаны кем туктатканы билгесез. Сабыйны биредәге хастаханәгә китерәләр. Аннары аны Чита хастаханәсенә күчерәләр.

Әни кеше баласы белән хастаханәдә ята. Өлкәнрәк балаларны да хастаханәдә табиблар тикшергән.

Әти кешегә «Үтерергә маташу»да гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев