Сыйфат көне. Кулланучы үз хокукларын якларга тиеш
Тормышыбызның теләсә кайсы өлкәсе «сыйфат» төшенчәсенә нык бәйле. Менә 30 елдан артык 80 илдә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Халыкара сыйфат көне билгеләп үтелә.
Традиция буенча, сыйфат атнасы кысасында уку йортларында сыйфат дәресләре һәм бөтен Россия буенча төрле чаралар үткәрелә. Әлеге чаралар кулланучыларның сыйфатлы товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә тормыш нормасы буларак кабул итүен, ә җитештерүчеләрнең һәм оешмаларның, заманча дөньякүләм тенденцияләрне исәпкә алып, чыгарыла торган продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне камилләштерүгә тотрыклы кызыксынуын формалаштыруга ярдәм итә.
2024 елның 11 - 22 ноябрендә Россия Федерациясенең барлык субъектларында товарларны цифрлы маркировкалау мәсьәләләре буенча Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган тематик «Кайнар линия» эшли. Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1нче номерлы законы нигезендә, сыйфатлы продукция мәҗбүри таләпләргә, килешү шартларына туры килергә, сатып алынган максатларда файдалану өчен яраклы булырга, тасвирламага туры килергә тиеш.
Хәзерге вакытта сатып алучылар «Гадел билге» («Честный знак») товарларын цифрлы маркировкалау һәм күзәтеп тору буенча милли системада товарларның легальлеген мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала. Махсус кушымта ярдәмендә уникаль Data Matrix кодын сканерлап, товар җитештерүче яки импортер, яраклылык срогы, җитештерү датасы турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Россия Федерациясе халкын товарларның (эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең) сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча актуаль мәгълүмат белән тәэмин итү максатларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Роспотребнадзор тарафыннан махсус төзелгән дәүләт мәгълүмат ресурсы эшли. Һәр кулланучы күп санлы белешмәләр, өйрәтә торган видеороликлар белән таныша, фальсификацияләнгән продуктлар буенча мәгълүматны карый ала. Сыйфаты тиешенчә булмаган продукция сатып алынган очракта гражданнарга Роспотребнадзор идарәсенә язма гариза белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирелә.
«Кайнар линия» телефоннары, консультация үзәкләре һәм пунктлары адреслары Россия Федерациясе субъектлары буенча Роспотребнадзор идарәләре сайтларында урнаштырылган. Бердәм консультация үзәге тәүлек буе эшли, телефоны 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай), рус һәм инглиз телләрендә ял көннәрсез.
https://cgon.rospotrebnadzor.ru сайты материаллары буенча Яшел Үзәндә һәм районында кулланучыларга даими рәвештә консультатив ярдәм күрсәтелә, РФ законнары нигезендә аларның хокуклары аңлатыла, кулланучыларның бозылган хокукларын торгызу максатларында сатучыларга (башкаручыларга) язма дәгъвалар әзерләнә, судка дәгъва гаризалары, күзәтчелек органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләр проектларын төзүдә ярдәм күрсәтелә.
Сыйфатсыз товар сатып алган, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта, үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча консультатив ярдәм сорап, кулланучы «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пунктына мөрәҗәгать итә ала:
1) Зеленодольск шәһәре, И. Засорин ур., 24нче йорт, 26нчы кабинетка шәхси кабул итүгә;
2) (84371) 5 72 63 телефоны буенча;
3) мөрәҗәгатьне электрон почта адресына җибәрергә була: fguz.zd@tatar.ru.
Мөрәҗәгатьләр эш көннәрендә 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00дән 16.40 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Надежда Александрович,
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пунктының гигиена табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев