Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау – җавап

Хөрмәтле редакция, минем бер соравым бар, шуңа җавапны газета аша бирсәгез, бик рәхмәтле булыр идем.

Миңа 60 яшь тула. Әгәр дә 42 ел хезмәт стажым булса, лаек­лы ялга чыга аламмы?
Хөрмәт белән, газета укучыгыз.

 

Сорауга җавапны юрист-консульт Энҗе Шакирова бирә:

– Озак вакытлы иминият стажы булган гражданнар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Билгеләнгән пенсия яшеннән 24 ай алданрак (әмма хатын-кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән дә иртәрәк түгел), хезмәт стажы 37 ел булган хатын-кызлар һәм хезмәт стажы 42 ел булган ир-атлар картлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга хокуклы.
Зур стаж белән бәйле рәвештә вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен, Россия Федерациясе территориясендә башкарылган һәм пенсия фондына иминият взнослары түләнгән эш вакытлары, шулай ук вакытлыча эшкә сәләтсезлек чорында мәҗбүри социаль иминият буенча пособие алу вакыты исәпкә алына.
Иминиятләштерелмәгән чорлар, мәсәлән: армиядә хезмәт итү, баланы карау буенча отпуск, эшсезлек буенча пособие алу чоры пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бирә торган стажга кертелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев