Сезгә нинди сыйфатлар хас?
Әгәр дә кайгыгызны елмаюга әйләндерәсез икән – сез көчле.
Әгәр дә куркуларыгызны җиңәсез һәм башкаларга да ярдәм итәсез икән – сез кыю.
Әгәр дә чәчәк күреп сокланасыз һәм аңа тормышыгыздагы шул мизгел өчен рәхмәтле буласыз икән – сез бәхетле.
Үзегезнең йөрәк ярасы башкалар кайгысына сукыр итмәсә – сез ярата белүче.
Кай вакытта үз-үзегезне алдавыгызны таныйсыз икән – сез чын.
Иртәгәсе көнгә өметләр кичәге хаталарга караганда мөһимрәк икән – сез тере.
Кем буласыгызны түгел, ә хәзер кем икәнегезне беләсез икән – сез үсәсез.
Башкаларны түгел, ә үзегезне контрольдә тотасыз икән – сез ирекле.
Алган кебек үк җиңел бирәсез икән – сез юмарт.
Ни дәрәҗәдә тыйнак булуыгызны белмисез икән – сез тыйнак.
Үзегездә тәнкыйть белән караган җитешсезлекләрне башкаларда кичерәсез икән – сез мәрхәмәтле.
Матурлыгыгызны әйтергә көзге таләп ителмәсә – сез гүзәл кеше.
Әгәр дә болай да булганы өстенә күбрәк кирәкми икән – сез бай.
Әгәр дә кешегә үзегезгә караган кебек карыйсыз икән – сез акыллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев