Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сездән - сорау, җитәкчедән – җавап: халыктан килеп ирешкән бер генә сорау да читтә калмый.

Узган атнада, гадәттәгечә, район җитәкчесе Михаил Афанасьев инстаграм аша туры эфирга чыгып, яшел үзәнлеләрнең сорауларына җавап бирде.

Лагерьлар әзер
Коронавирус пандемия сенә карамастан, район тормышы бер урында гына тукталмый. Социаль өлкә объектларын ремонтлау дәвам итә. Безнең районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова килде. Һәм ул мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү өлешендә районыбызга ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.
– Яшел Үзәннең сәламәтләндерү лагерьлары балаларны кабул итәргә әзерләнә. Мин Муса Җәлил һәм Горький исемендәге лагерьларны шәхсән тикшердем. Быел биредә 800 бала ял итә алачак. Алар килүгә лагерьлар әзер. Җәйге сменалар йә 15 июньдә, йә 1 июльдә башланачак. Барысы да гомуми эпидемио логик вәзгыятькә бәйле. Балаларның сәламәтлеге безнең өчен беренче урында, – диде Михаил Афа насьев.
«Чайка» лагерын төзекләндерү тулы көченә бара. Хәзер бу республика әһәмиятендәге лагерь. Ул киләсе җәйгә ачылыр дип көтәбез. Аның ел әйләнәсе эшләве мөһим.
Шулай ук, безнең яшьләр үзәге яңартыла. Биредә ремонт көз башына тәмамланырга тиеш. Аның инде исеме бар. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буен ча, яшьләр үзәге «ПОРТ» дип аталачак.


Район икътисады
Яшел Үзән ТОСЭРында тагын бер резидент барлыкка киләчәк, исәп буенча – уникенчесе. «Гринпласт» ҖЧҖ компаниясе москит сеткалары өчен металл ныгытмалар, шулай ук, тәрәзәләр монтажы өчен анкер пластиналар җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Бу да халкыбызны эшкә урнаштыру өчен яхшы мәйданчык. Пандемия фонында икътисадый кимү шартларында бу бигрәк тә актуаль.

Җиңү көтәбез
Җәен безне дә уңай үзгәрешләр көтә. Комаров урамын төзекләндерү проекты әзерләнгән инде. Хәзер без бөтенроссия конкурсының республика этабы өчен документлар тапшырабыз. Исегезгә төшерәм, архитекторлар уйлавынча, монда ике парк һәм биш сквер барлыкка киләчәк. Проект Мәскәүдә тәкъдим ителәчәк һәм җиңү очрагында без Мирный микрорайонындагы үзәк урамнарның берсен сыйфатлы яңарту өчен 100 млн. сум акча алачакбыз.
Шулай ук, бу җәйдә янә «Миллион чәчәк шәһәре» зур проектына старт биреләчәк. Катнашу шартлары һәм приз фонды бераз соңрак яңгыраячак. Әмма район халкын бәйгедә катнашырга хәзер үк чакырам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев