Шәхси клиникалар хәрби комиссариатларга клиентлары турында мәгълүмат тапшырырга тиеш
Бу хакта Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдерде.
Аның сүзләренчә, бу чакырылучыларның бердәм реестрын формалаштыру өчен кирәк.
"Хәрби комиссариатлар теге яки бу хәрби хезмәткә чакырылучының нинди статуста булуын: ул эшли яки эшләми, ә эшли икән – кайда, кайда теркәлгән, аның нинди дә булса авыр авырулары бармы-юкмы икәнен төгәл белергә мөмкинлек алачак», — дип белдерде парламентарий.
Мәгълүматларны хәрби комиссариатларга, шулай ук, салым, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары һәм эш бирүче компанияләр тапшырачак.
Элегрәк шундый ук карарны Рособрнадзор алган иде. Документ текстына караганда, аның тәэсире астына югары уку йортлары һәм колледж студентлары һәм хәтта гади укучылар да эләгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев