Савыт-сабаны химиясез юабыз: файдалы киңәш
Савыт-саба юу өчен чыгарылган чараларның химия икәнен барыбыз да беләбез. Хәтта шактый кыйммәтләре дә бер дә зыянсыз түгел. Бик яхшылап чайкаганда да алар юылып бетми, аннан организмга кереп, безне агулый.
Савыт-саба юарга зыянсыз чараны үзегез ясый аласыз. Моның өчен 1:3 исәбеннән чәй содасына коры гәрчич кушарга кирәк. Әлеге зыянсыз чара майлы савытларны да бик тиз ялтырата. Кул тиресенә дә зарары юк, савыт-сабаны артык озак чайкау да таләп ителми, димәк, суны экономияләрсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев