Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шатлана белергә кирәк

Мәрьям чәчәкләр бик яраткан. Өе янында кечкенә генә бакчасында ниндиләрен генә үстермәгән! Алар иртә яздан башлап, соңгы көзгәчә чәчәк атып, тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшкән.

Кыз үзенең карт һәм авыру бабасы белән яшәгән. Ул таякка таянып, көчкә йөри икән. Бабай һәр иртән, авыртуга чак түзеп, авырлык белән генә Мәрьямнең бакчасына чыгып, андагы эскәмиягә утыра. Чәчәкләргә карап, йөзендә елмаю балкый.

– Рәхмәт, Мәрьям. Синең матур чәчәкләреңә карап, авыртуларымны онытам, – дигән карт оныгына.
Мәрьям җавап итеп көлә, ә чәчәкләр үзләренең төрле төстәге таҗларын тагын да ача икән. Тик бервакыт бәла килгән. Давыллап бозлы яңгыр яуган. Берничә минут эчендә Мәрьямнең бакчасы юкка чыгарылган. Бер төрлеләрен, әйтерсең, кайчы белән кисеп алганнар, башкалары – сындырылган. Мәрьям, үлгән чәчәкләрен җыештырганда, бик тә елаган.

Икенче көнне кабат ялтырап кояш чыккан. Чыланган җир җылынган һәм калган чәчәк тамырлары яңа үсентеләр чыгарган. Бер атнадан аларда яңа чәчәк бөреләре барлыкка килгән. Мәрьям чыраен сытып йөри биргән һәм бакчасына күз дә салмаган. Кызның аптыравына каршы, бабасы һәр иртән барып, андагы эскәмиягә утыруын дәвам иткән. Тузган бакчага карагач, аның йөзен елмаю бизи икән.

– Бабакай, син нәрсәгә шатланасың соң? – дип сораган Мәрьям. – Минем бакчамда бит инде чәчәкләр юк.
– Чәчәкләр бар икән – чәчәкләргә шатлан, әгәр чәчәкләр булмаса – бөреләргә сөен, – дип елмайган карт.
Мәрьям яшь үсентеләргә игътибар беләнрәк караган һәм үзе дә елмаеп җибәргән. Тиздән аның бакчасы кабат чәчәккә күмелгән һәм тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев