Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шартлы хөкем ителүчеләрдә «кунакта»

Яшел Үзәндә «Шартлы хөкем ителүче» («Условник») оператив-профилактик операциясе тәмамланды.

24 октябрьдән алып 28 октябрьгә кадәр безнең шәһәр һәм район буенча рецидив һәм көнкүреш җинаятьләре буенча хәлне тотрыкландыру максатыннан «Условник» дип аталган чара үткәрелде.


Әлеге чара барышында җинаять-башкарма инспекция хезмәткәрләре, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә, исәптә торучы 420дән артык гражданинның яшәү урынында булды һәм алар ның тәртибен тикшерде. Шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр белән әңгәмәләр уздырылды. Әмма тикшерүләр барышында суд тарафыннан иректә шартлы срок белән төзәлергә мөмкинлек бирелгәннәрнең һәммәсенең дә закон буенча яшәмәве ачыкланган. Нәтиҗәдә 7 материалны судка җибәрергә туры килгән. Ә инде судта андый тәртипсезләрнең сынау срогын озайту һәм теге яки бу бозуларга юл куйган затларга өстәмә бурычлар кую мәсьәләсе хәл ителәчәк.


Мондый чараларның төп бурычы хөкем ителүчеләр тарафыннан кабаттан җинаятьләр һәм административ хокук бозулар кылуны кисәтү булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев