Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шалтыратулар һәм югалтулар

Безнең көндәлек тормышны төрле ялганчылар бик нык ямьсезли.

Телефоннан гына шалтыраталар да, «чишендерәләр» дә куялар.


Узган атнада гына булган бер-берсенә охшаш берничә очракны язмый үтми булмый. Барысын да юл-транспорт фаҗигасенә эләккән туганнарын коткару сылтавы белән алдаганнар.


Яшел Үзәндә яшәүче 86 яшьлек әбигә билгесез кеше шалтыратып, юл фаҗигасе чыгарган сеңлесенә тиз арада ярдәм кирәк дигән. Әлбәттә инде, әби куркуыннан сеңлесенә үзе шалтыратып та тормаган, ярдәмгә ашыккан. Яшәгән йортының подъезд төбенә килгән билгесез ир-атка 100 мең сумын чыгарып та биргән. Чынбарлыкта туганы бу вакытта өендә чәй эчеп утырган булган. Бәхеткә, әлеге очрак буенча тикшерүләр нәтиҗәле килеп чыккан: полицейскийлар элек хөкемдә булган беркайда да эшләмәүче 42 яшьлек казанлыны РФ Җинаятьләр Кодексының 91нче маддәсе буенча «эләктергән».


Икенче очракта 79 яшьлек пенсионеркага да: «Кызың юл һәлакәте чыгарды, ярдәм кирәк» – дип хәбәр иткәннәр. Бу ханым аздан гына 800 мең сум акчасыннан колак какмыйча калган. Акчаны, шулай ук, чыгарып бирдем инде дигәндә генә, кинәт «соображать» итеп өлгергән. Нәтиҗәдә, кызы да исән-сау, акча да янда – матрац астында.


Ә менә өченчесендә 81 яшьлек ханыма уңай туры килмәгән, шундый ук авария«чыгарган» кызын «коткаруга» таныш булмаган кешеләргә 200 мең сумын биреп өлгергән.


Карап-карап торасың да, безнең халыкның – ышанучанлыгының, ә мошенникларның оятсызлыгының чиге юклыгына шаккатасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев