Сәламәтлекне яшьтән саклау зарур
26 август – 1 сентябрь – балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атнасы.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – һәр кешенең сәламәтлеген саклауның мөһим шарты.
– Сәламәтлеккә сакчыл карарга һәм аны балачактан ук сакларга кирәк. Балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше – сәламәт физик һәм психологик үсешнең төп факторларының берсе.
– Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мөһим.
Бу максатларда балаларга һәм яшүсмерләргә авыруларны иртә срокларда ачыклау һәм дәвалау өчен профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация узарга киңәш ителә. Үсеп килүче буынның сәламәтлеге – ул бөтен илнең киләчәк сәламәтлеге. Репродуктив потенциалны саклап калу максатыннан 15-17 яшьлек үсмерләргә репродуктив системаны тикшерү киңәш ителә. Балалар һәм яшүсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрү бик мөһим.
Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев