Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фрунзе урамында 70 яшьлек ир биеклектән егылып төшкән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә бер атна эчендә 913 чакыру килгән.

Шуларның 525е – шәһәрдән, 388е районнан булган. 371 кешене госпитализацияләгәннәр: 264е – шәһәрдән, 107се – районнан.

Медикларны К.Маркс урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 46 яшьлек исерек ир янына чакыртканнар. Зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.

Сәйдәшев урамында йортның 5нче катыннан егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән, бәрелгән урыннары булган 2 яшьлек кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Баланы башта – травматологиягә, аннан соң ДРКБга алып киткәннәр.

Фрунзе урамында биеклектән егылып төшкән 70 яшьлек ир янына чакыру алынган. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче ир алган җәрәхәтләреннән җан тәслим кылган.

Б.Урманче урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган 43 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматологиягә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев