Шәһәребездә «Яшел своп» узачак
Яшәеш

Шәһәребездә «Яшел своп» узачак

«Яшел своп» - хәйрия рәвешендә үсемлекләр белән алмашу чарасы.

Васильевода «Яшел своп» – хәйрия рәвешендә үсемлекләр белән алмашу чарасы – узды.

Эльмира Зиннәтуллина һәм Оксана Локманова – Васильеводагы үсемлекчелек белгечләре.
Кызлар бистәдә бүлмә үсемлекләре белән хәйрия рәвешендә алмашу буенча беренче хәрәкәтне оештырырга карар кыла, алар шулай ук консультацияләр бирә, мастер-класслар үткәрә һәм фикердәшләре белән аралаша.

Боларның барысын да Эльмира белән Оксана, күңел ихтыяры буенча һәм чәчәкләргә мәхәббәт аркасында, бушка эшли.

Төп таләпләр – үсемлекләр сәламәт булырга һәм чүлмәкләрендә исемнәре күрсәтелергә тиеш. Алмашка үзеңә ошаган теләсә нинди гөлне алып китәргә мөмкин.

Алдагы чара 30 августта Яшел Үзәндә узачак.
Очрашу урыны: «Авангард» паркы.

Вакыты: 15.00 – 18.00.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев