Бүген Яшел Үзәннең күк йөзен бәйрәм салюты яктыртачак
Яшәеш

Бүген Яшел Үзәннең күк йөзен бәйрәм салюты яктыртачак

30 августта халыкны һәм кунакларны бай программа көтә.

Шәһәр күле, "Ракушка" сәхнәсе:
14.00-17.00 - балалар коллективлары концерты, әдәби квестлар, сәнгать акцияләре, яхтсменнарның һәм суднолар модельләүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары.

"Каенлык" паркы:
14.00-17.00 - "Яшел шәһәрнең яшь талантлары" концерт программасы, мастер-класслар, квестлар.

"Мактауга лаек гражданнар" скверы
17:00-17:40 - "Иң яхшыларга тигезләнәбез" тантаналы чарасы.

"Авангард" паркы (төп сәхнә):
16:00-18:30 - интерактив уеннар, спорт мәктәпләреннән мастер-класслар (көрәш, футбол), турнирлар, мастер-класслар, ишегалды уеннары, яшүсмерләр клубларының иҗат коллективлары концерты.

18:30 - 22:00 - бәйрәмне тантаналы ачу, концерт программасы, пиротехник тамаша.

Бәйрәм «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узачак.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Фото: редакция архивыннан


Нет комментариев