Садыйковлар иң беренчеләрдән булып языла
Хәтерлисезме, дуслар, язын #сыерчыккаяңаөй хештегы белән «Яшел Үзән» редакциясе флешмоб оештырган иде.
Анда бик матур оялар ясаучы Юынчы авылыннан Әсхәт Садыйков (фотода) 1нче урынны яулады.
Шушы көннәрдә, ниһаять, Әсхәт абый белән очраштык һәм вәгъдә ителгән бүләгебезне – инструментлар җыелмасын тапшырдык.
– Барлыгы 26 сыерчык оясы бар, ел да яңартып торам. Шөкер, быел да үз иттеләр. Бала чыгардылар, аларның гөр килеп яшәүләрен күзәтүе үзенә күрә бер рәхәтлек бирә. Ә инде «Яшел Үзән» газетасына шушындый кызыклы бәйгеләр оештырганы өчен рәхмәт. Газетаны яратып укыйбыз. Киләсе ярты еллыкка язылып куйдык инде, хатыным почтальон булгач, иң беренчеләрдән булып бу эшне башкарабыз. Һәм инде авылдашларымны, райондашларымны да «Яшел Үзән»гә язылырга өндим, – дип сөйли Әсхәт Садыйков.
Укучыларыбыз киләсе флешмоб, бәйгеләрдә дә шулай актив катнашыр дип ышанып калабыз. Без исә, барлык тырышлыгыбызны куеп, сезгә бүләкләр табарга тырышырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев