«Русь» халык вокаль һәм «Йолдызым» татар җыры ансамбле «Волга» санаторий-профилакториясендә концерт оештырды
«Яшел Үзәннең «Волга» санаторий-профилакториясенә концерт белән килегез әле, бездә шундый күп өлкәннәр ял итә», – дип чакыру алгач, каршы килмәдек. Горький исемендәге мәдәни үзәк каршында эшләп килүче «Русь» халык вокаль һәм «Йолдызым» татар җыры ансамбле белән тиз арада әзерләнеп, шифаханәгә юл тоттык.
Зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Концерт программасын «Йолдызым» татар җыры ансамбле ачып җибәрде. Репертуарда татар, башкорт халык һәм ретро җырлар яңгырады. Һәр чыгышны залда утыручылар зур алкышларга күмде. Татар җырына, татар моңына сусаганнар икән! Аннан сәхнәдә бер-бер артлы коллективыбызның солистлары чыгыш ясады: Римма Асанова, Фәридә Нуруллина, Любовь Мишурина, Александра Афанасьева.
Коллективка күптән түгел генә килеп кергән Таһирә Богданова үзе иҗат иткән «Картлык» шигырен укыганда, зал тып-тын калды. Күпләре үз тормышын күз алдыннан үткәрде бугай, миңа шулай тоелды. Аны, шулай ук үзе иҗат иткән шигырьләре белән, Зоя Серова алыштырды. Аның чыгышы да тамашачы күңеленә сары май булып ятты. Инде сәхнәгә «Русь» халык вокаль ансамбле чыкты һәм «Над Россией синь» җыры белән үзенең чыгышын башлап җибәрде.
Җырлар бер-бер артлы алышына торды, залдагы халык ансамбльгә кушылып җырлады, яңгыратып кул чапты, безнең белән елмайды, көлде, ә кайберләре күз яшьләрен тыя алмыйча елады да. Минем янымда утырган апа елый-елый: «Сез нишлисез? Шулай буламыни? Җырларыгыз белән бөтен тормышымны күз алдымнан үткәрдегез. Сезне тыңлаганда бөтен гәүдәмне каз тәне басты», – диде. Аның бу сүзләре минем өчен никадәр мөһим икәнен ул апа үзе аңладымы икән, белмим. Тик мин тагын бер кат үзебезнең дөрес юлдан баруыбызга инандым. Җыр-моңнарыбыз белән бары бер генә кешенең булса да күңелендә яктылыкка, матурлыкка, гүзәллеккә омтылу уята алабыз, яраланган, бәргәләнгән җанына әз генә булса да шифа бирәбез, яшәргә, киләчәккә өмет тудыра алабыз икән – без бу дөньяда юкка яшәмибез! Концертыбызны үзенең дәртле җырлары белән аксакалыбыз Наил абый Гәрәев (рәсемдә) тәмамлады. Аның «Алай дип уйламадым», «Татарстан гөле» җырларына тамашачылар сызгыра-сызгыра кул чапты, уртага чыгып биючеләр дә булды!
Сәгать ярымлык концерт шундый тиз үтеп китте, үзебез дә сизми калдык. Тамашачы залдан бик канәгать булып, рәхмәт сүзләрен кызганмыйча, елмаеп, күтәренке кәеф белән чыгып китте. Аллаһ теләсә, әле мондый концертларыбыз күп булыр. Бары тик иминлектә, авырмый яшәргә язсын, күкләребез аяз, илебездә тынычлык булсын!
Йолдыз Шәмгунова.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев