Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз битендә Казан хосписы турында ролик урнаштырды.
«Бу авыр, әмма бу хакта белергә кирәк", – дип язган ул видео астына.
Татарстанлыларга Казанда балалар хосписын булдыру тарихы яхшы билгеле. Владимир Вавиловка күп сынаулар узарга туры килә — якыннарын югалтып, ул үз тормышын авыручы кешеләргә багышларга була. Һәм хоспис булдырган.
"Хоспис - ул үлем турында түгел, ә ахыргача лаеклы тормыш турында», — дип аңлатты хоспис фәлсәфәсен Вавилов.
Проект хосусый-дәүләт партнерлыгы буларак тормышка ашырыла. Димәк, аны тормышка ашыруда дәүләт, предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм итә.
Фондка теләсә нинди ярдәм мөһим. Акча да — хәзер икенче хоспис төзелә, шуңа күрә һәр тиен исәптә, мораль яктан да — бирегә волонтерлар, клоуннар, артистлар еш килә.
Казан хосписында үлем диагнозы булган кешеләргә ярдәм итүнең иң мөһиме - кайгыртучанлык һәм кешелеклелек. Шуңа күрә, шушы йортка гади кешеләрнең ярдәм итүе дә бик мөһим.
Хосписка ничек ярдәм итәргә, социаль челтәрләрдә һәм аның сайтында белергә була.
Нет комментариев