Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы яңартылган «Следопыт» лагерен һәм шәхси мәктәпне бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Яр Чаллыдагы «Следопыт» балалар лагерен карады.
Озак вакыт эшләмәгәннән соң, лагерь июль аенда кабат балалар өчен үз ишекләрен ачты. Республика җитәкчесе лагерьдагы торак корпуслар, ашханә һәм медицина пункты белән танышты. Хәзерге вакытта лагерь территориясендә Татарстан һәм Идел буе төбәгенең иң зур студентлар чараларының берсе – «Лига форум» уза.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны – студентларның иң яхшы вәкилләрен – сәламләде. Ул шулай ук 2019–2026 елларда Татарстанда 62 балаларны савыктыру лагере яңартылган һәм төзелгән, дип хәбәр итте.
Татарстан-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев