Рөстәм Миңнеханов БПЛА куркынычы янаганда иминлек чараларын үтәргә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда узган республика август киңәшмәсенең пленар утырышында Түбән Камадагы фаҗигагә карата фикерен белдерде.
«Иминлек мәсьәләсе көн тәртибендә булды һәм шулай булып кала. Бу тема безнең өчен һәрвакыт өстенлекле. БПЛА куркынычы һәм террорчылык белән бәйле мәсьәләләргә җиңел карарга ярамый. Түбән Камада без 13 кешене югалттык. Әгәр аларның барысы да ышык урынга керү чараларын үтәгән булса, мондый югалтулар булмас иде», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов «Пилотсыз очкычлар куркынычы» режимы игълан ителгәндә иминлек таләпләрен үтәргә һәм белгечләрнең киңәшләренә колак салырга кирәк, дип ассызыклады. Ул шулай ук мәгариф учреждениеләрендә дә иминлек чараларының үтәлеше контрольдә булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез: 10 августта Түбән Камага дошман пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды, 25 кеше хастаханәгә озатылды. Соңрак хастаханәгә салынган кешеләр санының артуы турында хәбәр ителде.
Автор: Надежда Гордеева
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев