Россия Хөкүмәте армиядән кичектерүнең яңа кагыйдәләрен раслады
Яшәеш

Россия Хөкүмәте армиядән кичектерүнең яңа кагыйдәләрен раслады

РФ Хөкүмәте Мәгълүмати технологияләр (IT) өлкәсендә эшләүче ил компанияләре белгечләре өчен армиядә хезмәт итүдән кичектереп тору кагыйдәләрен раслады.

Мондый карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган дип, Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә таянып, ТАСС хәбәр итә.

"Сүз югары белемле һәм бер елдан күбрәк эш стажы булган IT-компанияләрдә эшләүче 27 яшькә кадәрге яшь егетләр турында бара", - диелә хәбәрдә.

Белгечләренә армиядән "отсрочка" алырга теләгән Россия компанияләре барлык мәгълүматны Минцифрларга 1 майга кадәр җибәрергә тиеш.


Нет комментариев