Россиянең халык артисткасы вафат
Яшәеш

Россиянең халык артисткасы вафат

***

Россиянең халык артисткасы Валентина Талызина вафат булган. "Ирония судьбы, или С легким паром!", "Афоня", "Зигзаг удачи", "Старики-разбойники" һ.б. фильмнар буенча беләбез без аны.

2025 елның 22 гыйнварында Валентина Талызинага 90 яшь тулды. Юбилеен ул үзе эшләгән Моссовет исемендәге театр сәхнәсендә билгеләп үтте.

Актрисаның фильмографиясендә - кинода 100дән артык һәм телесериалларда 20дән артык роль. Аны телевидениедә иң яхшы хатын-кыз роле өчен ике тапкыр «Алтын бөркет» белән бүләкләделәр.

Үлеменең сәбәбе  – онкология. Аның хәле мартта начарланган. Ашказаны асты бизе рагы дип язалар.

Авыр туфрагы җиңел булсын!
 

Резеда Галикәева, Матбугат ру


Нет комментариев