Россиялеләрнең күбесе үзләрен бәхетле хис итә
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруында катнашучыларның 82 проценты үзләрен бәхетле кешеләр дип саный.
Аларның 35% ы бу хакта ышаныч белән әйтә.
Үзләрен бәхетле дип атаучылар төркемендә еш кына гаиләне (24%), үзе һәм якыннарының сәламәтлеген (21%), гомуми канәгатьлелекне (20%) һәм яхшы эшне (19%) моның нигезе дип атаганнар.
Үзләрен бәхетсез хис итүчеләр арасында 20 проценты илдәге хәлләрнең канәгатьләнерлек булмавын, ә 19 проценты матди чаралар җитмәвен сәбәп итеп күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев