Роспотребнадзор өлкән буын өчен консультацияләр үткәрә
"Кайнар линия": Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында территориаль бүлеге кулланучыларга тематик консультация бирә.
Акция өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча консультация 8 октябрьгә кадәр 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) (шимбә, якшәмбе – ял көннәре) уза.
Консультацияләрне телефон аша алырга мөмкин:
- Яшел Үзән территориаль бүлеге 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев