Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грейның популяр җырлары авторы вафат

Уфада яшәүче күп җырлар авторы Мидхәт Әбделманов вафат.

Бу хакта социаль челтерләрдә җырчы Ришат Төхвәтуллин һәм Элвин Грей хәбәр итә.

Мидхәт Әбделманов Ришат Төхвәтуллинның "Тургай", Элвин Грейның "Ашкына гомер", "Дус" җырлары авторы.

"Урыны җәннәттә булсын! Мидхәт абый белән хушлашу урыны иртәгә, филармониядә. Яныш авылына җирләнәчәк",- дип хәбәр итә Элвин Грей.

"Кызыл таң" газетасы язуынча, Мидхәт Әбделмәновка 28 мартта 82 яшь тулсы булган. «Авыр югалту... Хуш, аксакал. Сезнең алда баш иябез. Сезнең турында якты истәлекне мәңге сакларбыз», - дип яза аның турында дуслары. Ул гәзитебезнең дә тугры дусты булды, еш килеп, яңалыклары белән уртаклашты, киңәшләрен бирде.

Мидхәт Әбделманов Благовар районының Яңыш авылында туган. Ул туган авылына төрлечә ярдәм итеп торды. Иң зур казанышы – туган авылында мәһабәт мәчет төзетеп куюы. Бу саваплы эштә аңа улы Рөстәм һәм авылдашлары ярдәм итте. Мидхәт әфәнде Аллаһ йортын әтисе Мәҗит ага һәм әнисе Газимә апа хөрмәтенә багышлап салдырды. Бу хакта горурланып сөйли иде", - дип яза басма.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грейның популяр җырлары авторы вафат

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев