Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ринат Рахматуллин тормыш иптәшенә хыянәт иткән

Ринат Рахматуллин «ТМТВ» каналында Әбри Хәбриевкә интервьюсында «Хыянәт иткәнең булдымы?» – дигән сорауга: «Булды», – дип җавап бирә.

«Әгәр дә ир кешегә җылылык җитмәсә, игътибар, хөрмәт булмаса, ир кеше кырыйдан эзли нәрсәдер, үзенә җылылык. Үзенә җылылык эзләп, хыянәт итәргә мөмкин. Хыянәт шуннан килеп чыга инде ул», – ди ул.

Ринат Рахматуллин 2019 елгы интервьюсында болай дип сөйләгән иде:

«Рахматуллин гулять итә, читкә йөри», – диләр. Бу хакта гомер буе сөйләделәр, әле дә сөйлиләр. Хатыным көнләшә. Башта бик нык көнләшә иде. Шуның өчен концертларга тавышланып чыгып китә идем. Яшьлек инде, нишлисең. Өйдә генә утырсам, акча эшләп булмас иде. Кемдер гаиләне алып барырга тиеш бит. Хатыным 15-16 елдан бирле беркайда да эшләми. Кайбер кеше артист һөнәренә җитди карамый, бары тик күңел ачу чарасы дип кенә уйлый. Янәсе, җырлап-биеп кенә йөрибез. Җырлау – безнең төп эш. График төзисең, төркем җыясың, оештыручылар белән сөйләшәсең. Барысы да хезмәт бит. Хатыным Гөлшат тора-бара гына эшчәнлегемне аңлый башлады».

Быел Ринат Рахматуллин Динара белән никах укытты.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев