Ринат Рәхмәтуллин: «Яңалыгым бар»
Яшәеш

Ринат Рәхмәтуллин: «Яңалыгым бар»

***

Җырчы концерт директорын алыштырган. Хәзер ул легендар Хәния Фәрхинең элеккеге администраторы Раил Нуриев белән эшлиячәк.

– Дуслар, командабызда үзгәрешләр бар. Хәзер безнең яңа концерт директорыбыз – Раил Нуриев. Элек Хәния апа командасында эшләгән кеше. Раил безнең эшләрне алып барачак, – дип сөйли Ринат Рәхмәтуллин.

Сүз уңаеннан, элеккеге администраторы Илвира Хәммәтова ни сәбәпле эшеннән киткән, анысы хәбәр ителми.

Татар тудей


Нет комментариев