РФ Дәүләт Думасы депутаты Яшел Үзән волонтерларына битлек һәм санитайзерлар тапшырды
Бүген, 5 декабрьдә бәйрәм ителәчәк Халыкара волонтерлар көне алдыннан, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков белән очрашты.
Яшел Үзән волонтерлар штабында 328 кеше исәпләнә. Быел алар катлаулы миссия башкара. Пандемия, илгә волонтерлар укытучылар, табиблар яки янгын сүндерүчеләр кебек үк кирәклеген күрсәтте.
Яшел Үзән волонтерлары агымдагы елның иң катлаулы айларында, үзизоляция чорында, ялгыз пенсионерларга азык-төлек, аз керемле гаиләләргә гуманитар ярдәм китерде, шәһәр халкына битлек өләште, хәйрия акцияләрендә катнашты. Адреслы ярдәм хәзер дә дәвам итә.
- Сез башкара торган эшнең кирәклеге һәм дөреслеге шиксез. Миңа да сезнең эшегезгә өлеш кертергә рөхсәт итегез. Беләм, сезнең шәһәрдә “Сәламәт битлек” акциясе узды, аны тагын бер кат үткәрер өчен, Яшел Үзән халкына дигән битлекләрне һәм санитайзерларны сезгә тапшырам, - диде Илдар Ирек улы.
Иң яхшы волонтерларга депутат Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук, район башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Ольга Волчкова волонтерлык штабын оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында, Илдар Гыйльметдиновка волонтер таныклыгын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев