РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә эш визиты белән килде
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм баш табиб Рамил Мөхәммәтдинов белән берлектә хирургия корпусы бинасы каралды, анда капиталь ремонтның икенче этабы тәмамланды.
Искәртеп узабыз, бина 1968 елда төзелгән. 2020 елның июленнән 2022 елның апреленә кадәр корпуста ковидлы госпиталь урнашкан. Ул ябылганнан соң ук монда өч елга исәпләнгән ремонт эшләре башлана.
Ремонтның икенче этабы тәмамланганнан соң бинага урология һәм балалар хирургиясе бүлекләре күченгән, компьютер томографы эшли, якын арада ОНМК белән авыручылар өчен неврология бүлеген күчерү планлаштырыла.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев