Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Республика клиник хастаханәсенең танылган табибы вафат

***

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиб-гематологы Арыслан Әхмәдиев 70нче яшендә вафат булган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте.

Табиб 45 ел гомерен медицинага багышлый һәм шушы еллар дәвамында Республика клиник хастаханәсендә эшли. Ул 13 ел гематология бүлеген җитәкли, 16 ел Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары булып эшли. Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, билгеле бер вакытта Арыслан Әхмәдиев Республика клиник хастаханәсе стационарында бердәнбер табиб-гематолог була.

2013 елда Арыслан Әхмәдиев җитәкчелегендә Республика клиник хастаханәсен яңарткан вакытта гематология бүлегендә сөяк миен күчереп утырту өчен блок булдыралар. Бу катлаулы процедурага хезмәт ун елдан артык әзерләнә, ә бөтен эшкә нәкъ менә Әхмәдиев җитәкчелек итә. Республиканың баш гематологы буларак, ул Казан, Чаллы һәм Түбән Камада гематология хезмәте эшен оештыра.

«Хезмәттәшләре һәм дуслары аны ярдәмчел, зирәк һәм игътибарлы белгеч буларак истә калдырды. Барысы да докторның хезмәттәшләренә еш кына: «Үскәнем, кабаланма», – дип кабатлавын, тыныч кына консультация бирүен һәм дәвалавын дәвам итүен искә төшерә», - дип белдерделәр Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев