Татарның иң асыл буйдаклары исемлегендә йөрүче алып баручы, шагыйрь өйләнә!
Ул җырчы Илсөя Бәдретдинова концертында сөйгән кызына тәкъдим ясаган.
Шатлыклы кадрлар белән Ренатның җан дусты, үзе дә күптән түгел генә өйләнгән Илназ Гарипов уртаклаша.
Ренат сөйгәненә бер кочак роза чәчәкләре бүләк итеп, бик җитди рәвештә: «Айгөл, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» – дип сорый. Алып баручының сөйгәне оялып кына ризалыгын белдерә. «Минем янымда тәүлегенә 24 сәгать булырга ризалашсаң», – дип, Ренат сөйгән ярына йөзек кидерә.
Зал алкышларга, сызгыруларга күмелә. Ләкин Ренат өчен барысыннан ныграк Илназ Гарипов белән Илсөя Бәдретдинова сөенгән. «Да ладно? Ниһаять!» – дип, алар икесе дә шатлыктан балкый.
Ренат Галиәскәрне тормышындагы куанычлы вакыйга белән без дә тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев