Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Рәхәт» үзәге хезмәткәрләре 18нче лицей укучыларына, психик сәламәтлек көне уңаеннан, кызыклы чара оештырды

10 октябрьдә психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зеленодольск муниципаль районында «Рәхәт» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзәннең 18нче лицей укучыларына мәгълүмати танып-белү әңгәмәсе үткәрде.

Бөтендөнья психик сәламәтлек көне 1992 елдан Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән дөньяда психик сәламәтлекне ныгыту проблемаларына һәм психик тайпылышларны профилактикалау һәм дәвалау ысулларына карата халыкның хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан билгеләп үтелә. Психик сәламәтлек кеше тормышының аерылгысыз өлеше һәм сәламәтлекнең мөһим компоненты булып тора. Ул һәр кеше үз мөмкинлекләрен һәм үз потенциалын тормышка ашыра, тормыш стрессларына каршы тора, нәтиҗәле эшли һәм җәмгыятькә өлеш кертә ала торган иминлек халәте буларак билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев