Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«ПОЗиС» (POZIS) АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән ихлас котлаулар

Яз, гүзәллек һәм наз бәйрәме белән, сөекле хатын-кызлар!

«ПОЗиС» (POZIS) АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән язның искиткеч бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Кешелек дөньясының гүзәл затлары белән безнең тормышның иң яхшы мизгелләре бәйле. Табигать сөйкемле ханымнарга тиңдәшсез матурлык һәм иҗади энергия, рухи наз һәм тугрылык, тормыш зирәклеге һәм гаҗәеп сабырлык бүләк иткән. Язгы кояшның беренче нурлары сыман, нәкъ менә сез, сөекле хатын-­кызлар, тирә­-юньдәге һәрнәрсәне җылытасыз, яктыртасыз, безнең дөньяга шатлык, гармония алып киләсез. Сез гаилә учагын саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, һөнәрегездә уңышларга ирешәсез һәм кыюлык белән теләсә нинди эшкә тотынасыз

Бу кадерле гүзәл серголыларга тулысынча кагыла. Безнең замандашларыбыз, ә алар предприятиябездә 50%тан артык – инициативалы һәм намуслы эшчеләр, үзләренең тырыш хезмәтләре белән югары сыйфатлы POZIS продукциясен булдыралар.

Бу искиткеч бәйрәм көнендә Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында җиңеп чыккан һәм илебезне сугыштан соңгы коточкыч җимереклектән үз җилкәләрендә күтәргән ветеран хатын­-кызларыбызга аерым рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәбез. Махсус хәрби операция бурычларын үтәү кысаларында бүген уллары һәм ирләре Ватаныбыз иминлеген тәэмин итә торган әниләргә һәм хатыннарга баш иябез.

Кадерле хатын­-кызларыбыз! Бу матур язгы көндә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, үзара аңлашу, шатлык һәм елмаю телибез. Яратып һәм сөелеп яшәгез. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм иминлек булсын!

Р.Ш.ХӘСӘНОВ, «ПОЗиС» (POZIS) АҖ генераль директоры К.С.АНТИПОВ, профком рәисе

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев