Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Повестка алуның яңа кагыйдәләре барлык хәрби бурычлыларга кагылачак

Хәрби комиссариатка электрон повесткаларны кәгазь повесткалар белән тигезләүче яңа кагыйдәләр срочникларга гына түгел, ә барлык хәрби бурычлыларга да кагылачак.

Бу хакта Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов хәбәр итте.
 

"Монда сүз барлык хәрби бурычлылар турында бара, ягъни запаста булган барлык гражданнар өчен», — дип ачыклык кертте ул, яңалыклар «срочный» хезмәткә чакырылырга тиешлеләргә генә кагылырмы, дигән сорауга җавап итеп.
 

Дәүләт Думасы карый торган нормалар мобилизацияләнгәннәргә берничек тә кагылмый, чөнки бу кешеләр инде чакырылган һәм хезмәт үтә, дип төгәлли парламентарий. Картаполов хәзерге вакытта мобилизация «юк һәм планлаштырылмый» дип ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасы повесткаларны электрон рәвештә җибәрү мөмкинлеге турындагы төзәтмәләрне караячак. Шулай ук, качып йөрүчеләр өчен берничә чара каралган.
 

Картаполов әйткәнчә, әгәр кеше повестка алмый яки аны алмаган булып кылана икән, ул киләсе чакырылыш вакытында ике атна дәвамында үз теләге белән хәрби комиссариатка килергә тиеш булачак. Югыйсә аңа чит илгә чыгу тыела. Әгәр ул кабат килмәсә, 20 көннән соң хәрби бурычлы кеше транспорт чарасы белән идарә итү, күчемсез милек белән килешүләр төзү, ИП теркәү, кредит алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителәчәк. Моннан тыш, хәрби бурычлыларның бердәм реестры барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев