Поликлиника үз ишекләрен ачты
Ниһаять, районыбызның Осиново бистәсендә күптән көтелгән вакыйга – күппрофильле поликлиника ачылды.
Тантаналы чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, районның медицина җәмәгатьчелеге катнашты.
Бу вакыйга Осиново халкы өчен бик мөһим, чөнки һәркайсыбыз ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итә. Мондый зур үзәк ярдәм күрсәтү вакытын кыскартырга һәм халыкка кирәкле хезмәт алу өчен Васильево яки Яшел Үзәнгә йөрмәскә ярдәм итәчәк, – дип билгеләде Рөстәм Нургалиевич.
Рәис поликлиниканың өч катлы бинасын карады, педиатрия һәм физиотерапевтик бүлекләрнең беренче пациентлары белән аралашты.
– Бу объектка без бик мохтаҗ идек. Осиново үсә, кешеләр саны арта. Әлеге бинаны сафка бастыру белән халыкның яшәү сыйфаты һичшиксез артачак. Без республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәтле, – диде Михаил Афанасьев.
Медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләүнең федераль программасы буенча ачылды. Биредә өлкәннәр һәм балалар бүлекләре эшләячәк, шул исәптән көндезге стационарлар да. Пациентларны 8 терапевтик һәм 6 педиатрия кабинеты, шулай ук профильле белгечләр кабул итәчәк.
Поликлиника алдынгы медицина җиһазлары белән тулыландырылган, алар арасында – физиотерапевтик һәм эндоскопик, компьютер томографы, рентгенология аппараты бар. Алдынгы клиника-диагностика лабораториясе, ашыгыч ярдәм бүлеге, даруханә һәм балалар сөте туклануы бирү пунктлары да эшләячәк.
Объектның гомуми бәясе – 675 млн. сум тирәсе. Бинаның мәйданы 4500 кв.м. тәшкил итә. Поликлиника 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев