Пассажир самолеты һәлакәткә очраган: 167 кеше вафат
Яшәеш

Пассажир самолеты һәлакәткә очраган: 167 кеше вафат

Рёнхап вафат булучыларның саны турында әледән-әле хәбәр итеп тора.

Көньяк Кореядәге Муан аэропортында пассажир самолеты һәлакәткә очрый: анда, беренче мәгълүматлар буенча, 167 кеше һәлак була.

Бангкоктан килгән рейс очып китү-утыру полосасыннан читкә чыга, киртәгә бәрелә һәм шартлый. Агентлык мәгълүматлары буенча, самолетта барлыгы 181 кеше булган.

Борт җиргә утырганда кошлар белән бәрелешкән булырга мөмкин.


Нет комментариев