Осиновода 40 яшьлек ир-ат йорт түбәсеннән егылып төшкән
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе 978 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 586сы – шәһәрдән, 392се районнан булган. 367 кешене госпитализацияләгәннәр: 263е – шәһәрдән, 104е – районнан.
Комаров урамындагы йорт подъездында күкрәгенә пычак кадалган 42 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Медиклар Гәрдә күршеләр арасында чыккан ызгыш аркасында зыян күргән өч кешегә ярдәм күрсәткән: ияк сөягенә зыян килгән 16 яшьлек яшүсмер – травматологиягә, бите пешкән 57 яшьлек хатын-кыз хирургиягә илтелгән, шундый ук пешүләр алган 64 яшьлек ир госпитализациядән баш тарткан.
Осиновода ике катлы йортның түбәсеннән егылып төшеп, баш мие селкенгән, кабыргалары сынган 40 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны травматологиягә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев