Өлкәннәр көнендә озын гомерле райондашларыбызны котладылар
Яшәеш

Өлкәннәр көнендә озын гомерле райондашларыбызны котладылар

Бер гасыр һәм аннан да күбрәк гомер итүче якташларыбыз белән таныш булыгыз:

Екатерина Жирнова - 103 яшь, Яшел Үзән;
Назга Хәтмуллина - 103 яшь, Яшел Үзән;
Назагат Кәримова - 101 яшь, Осиново;
Хәдичә Хәмитова - 101 яшь, Күгәй;
Наилә Ганиева - 100 яшь, Мамадыш-Әкил;

- Өлкән буын вәкилләребез турында кайгырту - һәрберебез өчен иң беренче чираттагы бурычларның берсе. Чигәләрдәге чал чәчләр - ул күпме яшь булуны белгертми, ә зирәклек, тәҗрибә, тупланган белем һәм ачык йөрәкле булуыгызны күрсәтә! Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, җылылык һәм иминлек телим! – диде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Михаил Афанасьевның телеграм каналыннан


Нет комментариев