Нижнекамск Бразилиядәге беренче тугандаш шәһәренә ия булды. Дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү Санта-Барбара-ду-Тугуриу муниципалитеты белән төзелде.
Яклар мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә, шулай ук уртак чаралар үткәрергә планлаштыра. Икътисади һәм инвестиция элемтәләрен үстерү өчен дә перспективалар бар.
Килешү ике елга төзелгән, аны озайту мөмкинлеге дә каралган. Бразилия шәһәре мэры Жозе Антониу Алвес Донато билгеләп үткәнчә, килешү Россия белән Бразилия арасында күпер салырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шәһәрләрнең бер-берсеннән өйрәнерлек әйберләре күп булуына ышаныч белдергән.
«Бу күперне конкрет проектлар белән тутырачакбыз һәм шәһәрләребездә яшәүчеләрне бер-берсе белән таныштырачакбыз», — дип өстәгән ул.
Казан КП
Нет комментариев