Ни өчен Яшел Үзәндә җаваплы җитәкчеләр ут капкандай йөгереп йөргән?
Узган атнада район башлыгы авыл җирлекләренә чыккан иде.
Иии, ул көнне күрсәгез икән сез ничек тырышып эшләгәннәрен. Юл буендагы кырларда комбайннар гөрли, авыл башлыклары аунап яткан чүпләрне машиналарыннан төшеп җыя. Кыскасы, җаваплы җитәкчеләр ут капкандай йөгереп кенә йөри. Кызлар, Михаил Афанасьевка җиткерегез әле, районга ешрак чыксын, уңай үзгәрешләр күз алдында бит.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев